<?xml version="1.0" encoding="UTF-8"?><song><hymn_number>106</hymn_number>
<lyrics>[V1]
 &quot;Чыгарсыңмы каршы алырга?&quot; көенә.

[V2]
 Без гөнаһлыларны ишет Аллам.
 Кичерүеңне без сорыйбыз.
 Мәрхәмәтле булчы безгз, Аллам,
 Мәхәббәтең белән чорначы.
 Синең изге сукмагыңнан
 Рөхсәт итче безгә барырга
 Синең Изге Рухың белән Аллам,
 Иманыбызны ныгытырга.

[V3]
 Ашкынып көтәбез Сине, Гайсә,
 Сызлып алсу таңнар атканда.
 Догабызны Сиңа тапшырабыз
 Кабул итче Атам каршында.
 Барган чакта Синең юлдан
 Яннарыңда мәңге калырга
 Гайсә, ачып оҗмах ишекләрен
 Чыгар безне каршы алырга.</lyrics>
<title>Безне ишет Аллам</title>
</song>